Әйтмәсәм дә, сизәсеңдер кебек, — 17 июня 2026 г. в 00:24:31.522
Әйтмәсәм дә, сизәсеңдер кебек, Мин бәхетле бары син барга. Җәен – чәчәкләрдә күрәм сине, Кышын – исемеңне ак карда... Бары җилләр генә белә сыман Тик берәүдән көткән сәламне. Йөрәк серләремне сиңа чишәм, Кулга алып каурый каләмне... Йөрәкләргә әмер биреп булмый, Син бары тик мине якын ит. Хисләр – биктә... ирек бирсәң әгәр, Мәхәббәт ул – язгы ташкын бит.. Яшерен сөю – ул бик тәмле җимеш, Серен сиздермәскә тырышам. Читтән генә сине яратсам да, Мин ямь табып яшим тормыштан. Гөлнур Мөхәммәтханова

