И яшисең шулай... — 23 июня 2026 г. в 18:00:03.120
И яшисең шулай... И яшисең - Бар да алда диеп беләсең... Ярты гомер яннан узып киткән, Артта калган инде күрәсең... Чәчләрдә чал, йөздә буразналар - Көзгеләргә башка төс керә... Күңел гел яшь... Гел дә унсигездә - "Күлмәгебез”никтер искерә... Үткән гомерләрдә бары да бар: Сөю... бәхет... әрнү... үкенеч.... Яшьлек үтү куркыныч түгел лә - Гомер үтүләре - куркыныч! "Яшьлек узды, күлмәк тузды" - диеп Җырлаган бар... Ләкин шулай да... Тагын бераз бәхет өмет итеп, Матур картлык сорыйк Ходайдан! Гөлфия Гаян

