Бер Ходаем, синнән генә сорыйм — 21 июня 2026 г. в 18:00:02.713
Бер Ходаем, синнән генә сорыйм Туар иртәләрнең яктысын, Төннәремнең тыныч караңгысын, Көннәремнең нурлы ак төсен... Алыштырма төнем белән көнне, Элмә кара кайгы пәрдәсен... Яманлыктан-явызлыктан сакла, Тормышыма бәлә кермәсен... Бер Ходаем, синнән генә сорыйм Тыныч бәхетемнең дәвамын... Булган гөнаһымны кичерә күр, Изге эшнең бирче савабын... Бер Ходаем, булган гомеремнең Һәрбер иртәсенә куанам... Сиңа гына өмет белән карыйм... Сиңа гына, Раббым, сыенам... Физәлия Дәүләтгәрәева

