Тормыш диңгез диләр... дәрья диләр... — 22 июня 2026 г. в 18:00:04.074
Тормыш диңгез диләр... дәрья диләр... Кемнәр калка, кемдер югала. Үз көченә нык ышанган гына Бу тормышта үзенә юл яра. Җилкәннәрне җилләр киергәндә, Кем дә йөзә - алда юллар киң. Җилләр каршы яктан искән чакта Алга таба барып кара син! Кая йөзәсеңне белмәгәндә, Юлдаш булмый сиңа җилләр дә. Көчле рухың гына ярдәм итә Адашмаска чит-ят җирләрдә. Тормыш көймәсе нык чайкалса да Үҗәтләнеп алга юл алам. Җилкәнем юк, ишкәгем сынса да, Барып җитәсемә ышанам! Җилкәннәрне җилләр киергәндә, Кем дә йөзә-алда юллар киң. Җилләр каршы яктан искән чакта Алга таба барып кара син! Айдар Халиуллин

