Перейти к содержимому
Максиметер

Ялгыз торна очып үтте күктән,

Ялгыз торна очып үтте күктән, Ялгыз аккош төште күлләргә. Ялгыз сыерчык та, сайрамыйча, Оясына моңсу текәлгән. Ялгыз бүре үтә озын юллар, Башын иеп, читкә карамый. Ялгызлыкка гүя әмер биреп Җибәргәннәр: "Тарал туктамый!" Ялгыз өйләр тора, түбәләрдән Күз яшедәй тама тамчылар. Тәрәзәгә кояш үрелсә дә Яктысы бар, юк шул җылылар. Ялгыз хатын, ялгыз ирләр белән Тулды кебек бөтен җир шары. Ялгыз бала мәхрүм яратудан, Мөлдерәтеп карый ул бары. Ялгыз ана, җыерчыклы кулын, Каш өстенә куеп, таң туса, Еракларга төбәп күз карашын Балаларын көтә- кайтмыйлар. Ялгызларның мөлдерәмә күңеле Түгелергә тора, чайпалып. Парлыларга ничек аңлатырга: Кагылырга аңа ярамый... Маннанова Рәфинә

3 377 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

7 341 подписчиков · Развлечения

Ещё по теме «Развлечения»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.