Кешеләрне үткәннәре өчен хөкем итәргә ашыкмагыз — сез әле үзегезнең киләчәгегезне белми... — 4 сентября 2026 г. в 12:28:54.516
Кешеләрне үткәннәре өчен хөкем итәргә ашыкмагыз — сез әле үзегезнең киләчәгегезне белмисез. 🌀 Бу тормышта иң кыйммәтле сүз — кешегә тере чагында әйтелгән җылы сүз. 🌀 Акчасы күп кеше бәхетле түгел – баласы сау кеше бәхетле. 🌀 Әйткән сүзләр өчен кайчак үкендерә. Шуңа әйтми калган сүзләр өчен үкенмәгез. 🌀 Синең арттан һәрвакыт өчәү күзәтә: югарыдан — Аллаһ, эчтән — намус, тыштан — кешеләр... 🌀 Синең турыда яхшы, ә башкалар турында начар сөйләгән кешегә ышанма. 🌀 Рәхмәтле булып яши белгән кешенең догасы бары ике сүздән тора — «Аллаһка шөкер!» (Әлхәмдүлилләһ). 🌀 Матурлык игътибарны, изгелек йөрәкне яулый. 🌀 Бүләк ит һәм оныт! Ал һәм исеңдә тот! 🌀 Аллаһны үзеңә яхшы чакта искә ал — ул сиңа авыр чакта сине исенә төшерер. 🌀 Кемгәдер начар була башлагансыз икән, димәк, ул кеше өчен сез күп яхшылык эшләгәнсез. 🌀 Кемгәдер күңелегезне бушатырдан алда аның "савыты" тишек түгелме икәненә ышанып алыгыз. 🌀 Бу дөньядан үзең белән бернәрсәне дә алып китеп булмый. Ләкин үзеңнән соң нәрсәдер йә кемнедер калдырырга була. Рәфилә Шәмсетдинова блогыннан

