Өендә аны тынлык каршы алды. Бәләкәй якның идәннәренә баскан саен шыгырдап колакны ярып...
Өендә аны тынлык каршы алды. Бәләкәй якның идәннәренә баскан саен шыгырдап колакны ярып яңгырап тора хәтта. Ишек уемыннан зур якка күз салды: җыелмаган өйнең түрендә, борынгы караватта әтисе белән әнисе йоклап яталар. Аптырап китте. Әнисе чирлемен дип сызлана-сызлана өй эчендә булса да йөри, ятып торса да йокысызлыктан интегә иде бит. https://tulpar.info/articles/ch-chm-s-r/2026-08-24/g-l-mir-adi-kuyan-k-cht-n-che-roman-35-4787481