Бүген Марат КӘБИРОВның туган көне!
Бүген Марат КӘБИРОВның туган көне! ҖИҢҮЧЕ БУЛЫРГА ТЕЛӘДЕМ... Җиңүче булырга теләдем... Тик җиңү юлларын белмәдем... Юлларын белмәгән килеш тә Мин җиңеп чыгарга теләдем. Сез миннән көлдегез генәдер: «Син әле... кем әле... йөзләрдер... меңгә бер...» Җиңүләр меңгә бер булсыннар, Тик мин бар... Һәр шәхес — бердәнбер. Һәр шәхес бердәнбер булса да, Язмыш бар... Язмышлар — кемнәндер... Җиңүче булырга теләдем... Кемнәрдер көлгәндер... көлгәндер... Хыялны шәм итеп яндырдым... Шәмнәрем кайвакыт сүнгәндер... Сүнгәнен кемнәрдер күргәндер... Көлгәндер... Көлгәннәр меңнәрдер... Кемнәрдер меңнәрдер, миллиондыр... Төркемнең йөзе юк, заты юк... Мескеннәр — Мәңгегә Мескеннәр: Аларның җиңүгә хакы юк. Мин дә шул мескенлек эченнән Атладым җиңүгә бер адым. Күрделәр... Көлделәр... Сөрделәр... Җанымны телделәр — чыдадым. Чыдадым, бу мескен төркемгә Тимәс дип зыяным... (Файдам да?!) Никадәр гайрәтле булсам да, Ялгызым идем мин мәйданда. Ялгызым... Тик сиңа ташланган Төркемнән дә зуррак явыз юк... Ул төркем безнеке — мескеннәр... Бердәнбер булу ул — ялгызлык... Ләкин мин җиңәргә теләдем, Җиңәргә... ялгызым булсам да... Ялгыз җан — яу түгел... Барыбер Бер эзсез югалмас җиһанда. Җиһанда сакланыр шикелле Безнең дә самими теләкләр. Йөрәктән йөрәккә күчәр күк Җиңүгә әйдәүче сурәтләр. Өметем яшәтә. Ә үзем... Үзем мин җиңүче булмадым. Ләкин мин мескенлек эченнән Җиңүгә атладым бер адым.