ЛОТЕРЕЯ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ!
ЛОТЕРЕЯ НӘТИҖӘЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ! 9 июнь көнне ВКдагы төркемебездә “Тулпар” журналына 2026 елның икенче яртысына язылучылар арасында лотерея үткәрүебез турында игълан иткән идек. Менә, ниһаять, бүләкләр уйнатылды, җиңүчеләр билгеләнде. Беренче бүләгебез – электр иттарткычын – Чакмагыш районы Чакмагыш авылында яшәүче авторыбыз Сәрия ВАХИТОВА отты. Икенче бүләгебез – 5,5 литрлы кәстрүл – Чишмә районы Абрай авылында яшәүче С.Г. ГӘРӘЕВА өлешенә чыкты. Бүләкләрне редакциягә килеп, алып китәргә мөмкин. Җиңүчеләрне котлап, аларның киләчәктә дә “Тулпар” белән бергә калуларын телибез!