Ышанмасаң, алдамыйлар…
Ышанмасаң, алдамыйлар… Нигә кабат күңелең төште, Нигә урады сагыш. Тукта, бу күңел халәте Шул кадәр миңа таныш. Шул кадәр таныш бу миңа, Алданган инсан йөзе. «Ышансаң, ялганлыйлар ул», - Колакта әткәй сүзе. Ышанмасаң, алдамыйлар, Сагыш та сирәк туа. Әйдә, йөгерсен юләрләр, Ялганын куа-куа. Ышансыннар үзләренең Ялганнарына кабат. Ышансыннар алдадык дип, Алданды, диеп кабат. Йөрәгеңдә булган пакьлык Таратсын бар сагышың. Ышанмасаң, алдамыйлар, Алдамыйлар, җандашым. Бу синең күңел халәтең Шул кадәр таныш миңа. Без берәм-берәм барабыз, Тик йөрәк бергә яна. Хакыйкатьнең йөзе актыр, Тар булса да юллары. Дөнья безгә сагыш түгел, Дөнья бәхет юрады. ©Булат Ибраһим