Язмышлар бер булмый
Язмышлар бер булмый Кемнеңдер ызбасы зур, Кемнеңдер акчасы күп, Кемнеңдер тәхете югары. Карама син беркемгә, Һәм иярмә төркемгә, Синең үз тормышың ни бары. "Кемгәдер җил уңай", – дип, "Юл авыр ник болай?" – дип, Зарланып яшәмә һичвакыт. Карап тормый бер нигә, Син яшәп яткан өйгә Бәхетең керәчәк бер шакып. Кемнеңдер йорт-җире юк, Кемнендер саулыгы юк, Кайдадыр – сугышлар, хәлакәт. Бүген булса ризыгың, Һәм тыныч булса җаның, Шул була бит инде бәракәт. Язмышлар бер булмый... Һәркемнең – үз бәхете. Исхак Фәйзи