Язын розаларны ачкач нәрсә сибәргә? — 12 апреля 2026 г. в 09:10:42.331
Язын розаларны ачкач нәрсә сибәргә? 🌹Яз көне розаларны ачкач бордос сыекчасы, бакыр яки тимер купоросы эремәсе белән эшкәртергә кирәк. Бу эшне яфрак бөреләре ачылганчы башкаралар. 🌹Яз көне тагын бер мөһим эш – розаларны тукландыру. Беренче ашламаны апрель ахырында ук сибәләр. Бу вакытта иң яхшысы – аммиак селитрасы. Ул салкын туфракта яхшырак эшли. Ашламаны куак тирәли сибеп чыгып, туфрак белән күмдерәләр һәм мул итеп су сибәләр. 🌹Кайчагында розаларны сабаклары өшеп чыккан була, яз көне аларда яшәү билгеләре күренми. Әгәр тамыр муентыгы өшемәгән булса, бу гөлләр яңадан тернәкләнеп китә әле: тамыр муентыгыннан яңа бөреләр чыгып, шул бөредән яңа ботаклар үсә. Өшегән розаларны шунда ук төпләп ташларга ашыкмаска, берәр ай көтәргә кирәк. 🌹Йоклаган бөреләрне магний сульфаты эремәсе уятып җибәрә ала. Моның өчен 10 литр суга 2 аш кашыгы магний сульфаты салып, розаларның өстеннән лейка белән сибәләр. Бу эшне тагын ике атнадан кабатлыйлар. Моннан тыш, магний сульфатын коры килеш куак тирәли дә сибеп чыгарга мөмкин. Саклап куегыз 📌