Кабартма — 12 апреля 2026 г. в 05:47:00.594
Кабартма Кабартмалар тәмле, хуш исле булсын өчен, кабартма пешерә торган майга ярты баш йомры суган салына. Суган 5 минут кайнагач, сөзеп алырга кирәк, кабартманың тәме әйбәт 👍🏻 кенә була. Камырга: 1 стакан сөт,1 йомырка,1 бокал кайнаган суытылган су,1 кап саф момент (коры чүпрә), ярты бал кашыгы тоз, 1 бал кашыгы песок, 3 кашык сыек май кирәк.Кабарган камырдан бокал белән камырны кисеп алып кабартмалар ясыйбыз. P.S. Бу камыр пәрәмәчкә дә яхшы. Тәмле булсын! Гөлнур Гиниятуллина
38 066 просмотров