НИГӘ ЯБЫГЫП БУЛМЫЙ?
НИГӘ ЯБЫГЫП БУЛМЫЙ? Дөрес ябыгу буенча медицина фәннәре кандидаты, терапевт, диетолог-табиб, нутрицолог Элина Зариповадан киңәшләр: – 90 % очракта артык гәүдә авырлыгы калорияләрне җыйган кадәр сарыф итмәү аркасында килеп чыга. Кыскасы, кеше калория җыя, ә ул тиешенчә файдаланылмыйча, май катламы булып корсакка, билгә, гәүдәнең башка өлешенә ята. Балалар белән дә шулай. Бургер, фасфуд, пицца ашыйлар, газлы, баллы сулар эчәләр, ә хәрәкәт аз. Күбрәге телефонда, планшетта утыралар. Икенче сәбәп – 5% очракта симерү гормоннар белән бәйле. Әйтик, бөер асты бизләре дөрес эшләмәү, калкансыман биз авырулары булу артык гәүдә авырлыгына китерә. – Кайбер кеше күпме ашаса да тазармый, ә кемдер бераз гына баллы капса да, артык авырлык җыя. Кешедә ризык төрлечә эшкәртелә. Метоболизм, ягъни матдәләр алмашы төрле яшьтә төрлечә бара. Яшь барган саен ябыгу авыррак. Аппетитыңны контрольдә тоту да кыенлаша. Кешенең тамагы ачканда, организмда грелин дигән матдә, тук булганда лептин дигәне бүленеп чыга. Лептин барлыкка килгәч, баш миенә сигнал бирә дә, кеше ашаудан туктый. Кандагы лептин күләме нормада булмаса, кеше тамагы туйганны аңламый. Эчәсе килсә дә, ашый. Үзе туйган, күзе туймаган диләрме әле? Гел ризыкка үрелә. Бу очракта кан анализы тапшырырга, лептин күләмен тикшертергә кирәк. –Ябыгырга ярдәм итә торган препаратлар — глутидларны үз белдеклегең белән кулланырга ярамый. Аларны эндокринолог симерү диагнозы булганда билгели. Гадәттә 3 ай дәвамында кеше физик активлыкны арттырып, дөрес тукланып та авырлыгы кимеми икән, бу очракта препаратларга күчәләр. Дөрес, бу даруларны билгеләр алдыннан анализлар тапшырырга кирәк, алар калкансыман биз, бавыр авырулары булмаганда гына рөхсәт ителә. Препаратларны кулланганда күңел болганырга, эч авыртырга, диарея, йә эч кату күзәтелергә мөмкин. Минем пациентларым арасында да глутидларны кулланучылар бар. Бу даруларны эчкәндә физик активлык кирәк. Әгәр, туклану рационын, яшәү рәвешен үзгәртмәсәң, даруларның файдасы юк, аларны туктатуга, кабат авырлык җыя башлыйсың. — Гәүдәне төз тотар өчен пациентларыма 8 ел артык үз алымымны тәкъдим итәм, ул көненә өч тапкыр идеаль тәлинкә буенча туклану. 19-22 см диаметрлы тәлинкәнең дүрттән берен аксым белән тутырабыз. (Ит, балык, күкәй, эремчек,натураль йогурт.) Дүрттән беренә –акрын эшкәртелә торган углеводлар: ярмалар, ипи, пешкән бәрәңге (фри түгел), макарон, икедән беренә төрле төстәге яшелчә, яшел тәмләткечләр, җиләк-җимеш, бер аш кашыгы май, 1аш кашыгы чикләвек салыгыз. Тәлинкә булмаса, ризыкларны йодрыгыңа карап та ашарга була. Әйтик, катлаулы угловодлар, ярмалар 1 йодрык, яшелчә, җиләк- җимеш 2 йодрык, майлар, чикләвек 1 бармак зурлыгында булса яхшы. Көненә 4 чәй кашыгы десерт җитә. Кичке аш сәгать 20.00гә кадәр булса әйбәт. Көн дәвамында җитәрлек су эчегез. - -Сәгать 23.00дән дә калмый йокларга ятыгыз. 7-8 сәгать йокларга кирәк. Соң ятсагыз, икенче көнгә 500 калорийны артыграк ашаячаксыз. -Һәр кисәкне 10ар тапкыр чәйнәп йотыгыз. Дөрес итеп ябыкканда, кеше атнасына 0,8-1 кг гәүдә авырлыгын югалта. Кисәк ябыгу организм өчен файдалы түгел.