Без - дүрт кыз (әниемнең сеңлесенең 3 кызы) җәе буе дәү әниләрдә Акьегет авылында идек....
Без - дүрт кыз (әниемнең сеңлесенең 3 кызы) җәе буе дәү әниләрдә Акьегет авылында идек. Мин 7 яшькә кадәр аның янында үстем. Әнием мине балалар бакчасына бирмәгән, авылда әби- бабай янында булсам, яхшырактыр дигән инде. Атна саен әтием белән кайтып йөрделәр. Акьегеттә саз бар иде. Саз дигәне таллык, елгасы да бар. Анда каз- үрдәк тә сакладык, шул кош- корт белән бергә буада коена да идек, сыер да карадык, уен белән мавыгып, югалткан мал- туарны төне буе эзләгән чаклар да булды. Бу ялларда балачак эзләре буйлап шул сазга төштек бит әле. Дөрес, ул дүрт кызның бүген үзләренең балалары буй җиткән инде. Сукмакларны гына агач баскан...Буа да юк. Елга да саеккан. Хәер, авылда берничә ир- ат берләшеп күл булдырганнар, шунда балыклар җибәргәннәр. Дәү әни арабыздан киткәнгә дә 15 ел.. Әти- әнием дә юк хәтта... Хатирәләр генә хәтердә. Кызлар белән рәхәтләнеп сөйләштек, истәлекләрне барладык, якыннарыбызның каберен зираят кылдык. Туган нигезебез безне гел каршы алсын иде, хәтер исәндә - яшәү мәңгелек.