МАШИНАНЫ УЛЫМА БИРСӘМ, САЛЫМ ТҮЛӘРГӘМЕ?
МАШИНАНЫ УЛЫМА БИРСӘМ, САЛЫМ ТҮЛӘРГӘМЕ? -Машинамны улым исеменә күчерергә телим. Моның өчен нишләргә? Мин машинаны улыма сатсам, йә бүләк итсәм салым түләргә тиеш буламмы? Сәлимә, Казан. Мөнир Шәйдуллин, Россия Салым хезмәтенең Татарстан буенча 5нче салым инспекциясе бүлек җитәкчесе: — Әни кеше улына машинаны өч төрле юл белән күчерә ала. Беренчесе, бүләк итү килешүе аша. Якын туганнарга (әти-әнигә, балаларга, иргә, хатынга) милек бүләк иткәндә, шул исәптән автомобиль биргәндә дә салым түләргә кирәкми. Икенче юл: сатып алу килешүе. Әгәр машина милекче исемендә 3 елдан артык торса, ( ЮХИДИ идарәсендә учетка баскан вакыттан исәпләнә), аны сатканда салым түләнми. Шулай ук машинаны 250 мең сумнан азрак суммага сатсаң да, салым түләргә кирәкми. Өченче юл —машинаны мирас итеп калдыру. Тик ул бары тик милекче вафатыннан соң гына мирасчыга күчә. Бу очракта машина мирасчы исеменә күчсен өчен алты ай көтәргә, нотариаль пошлина түләргә кирәк булачак.