Акыл теше генә диярсең
Акыл теше генә диярсең Җырчы Альбина Апанаева белән сөйләшеп алдык. Табиблар кушкач, акыл тешен алдырган булган. -Тешне суыртканнан соң өзлегеп киттем, битем шешә башлады, яңак астына үлек җыелды. Мине Казанның 7нче шәһәр хастаханәсенә җибәрделәр. Анда кичектергесез операция ясадылар. Үлек аксын өчен куйган трубкаларны акрынлап алалар инде, яхшыланам. Беренче көннәрдә кашык тотарлык та хәлем юк иде, сөйләшә дә алмадым. Операциядән соң әнием гел янәшәмдә булды, миңа булышты, - ди Альбина. Менә сиңа акыл теше...