Виноградлы салат
Виноградлы салат Катламлап ясала: Пешкән тавыкны шакмаклап турыйбыз, аз гына сарымсак кушылган майонез белән бутап беренче катламны җәябез. Аннары вакланган әстерхан чикләвеге. Аз гына туралган кара җимеш. Уылган йомырка. Майонез. уылган сыр, майонез. Виноградны уртага ярып салат өстенә тезәбез. Яшел, әчкелтем, төшсез виноград булса яхшырак. Тәмле булсын!