🌍 «Велосипед белән Африкага барып җиткән...» — 13 июля 2026 г. в 09:45:01.622
🌍 «Велосипед белән Африкага барып җиткән...» Әйе, бу шаяру түгел! Ижауда туып-үскән милләттәшебез Руслан Камалетдинов велосипедына кирәк-ярагын төяп, Африка буйлап меңләгән чакрым юл үтә. Төннәрен чатырда куна, юлда очраган кешеләр белән таныша, җирле халыкның тормышын үз күзләре белән күрә. 🚴♂️ Бер көнгә – 100 чакрымнан артык! Юлда аны эсселек тә, сусызлык та, кыргый табигать тә куркытмый. Әмма сәяхәтче әйтүенчә, иң кадерле табышы – кешеләр. 💬 «Без үзебезнең нинди рәхәттә яшәгәнебезне еш кына онытабыз», – ди Руслан. Африка авылларында ул балаларның уенчыксыз да бәхетле булуын, кешеләрнең азга да канәгать булып яшәвен күрә. Бу сәяхәт аның тормышка карашын үзгәртә. 📖 Русланның мавыктыргыч сәяхәте, юлдагы гаҗәеп очрашулары, Африка турында иң кызыклы күзәтүләре һәм фотолары – «Яңарыш» газетасының 27 нче санында.

