#шигърият — 12 июля 2026 г. в 09:08:00.496
#шигърият Ромашкалар - сөю гөлләре Ап-ак таҗлы нәфис бу чәчәкләр - Җәй кызына Аллаһ бүләге. Яшь кызларның, бу чәчәкне күргәч, Дертләп китә һәрчак йөрәге. Ромашкалар, ап-ак ромашкалар - Ихлас теләк, сөю түгелме? Кулга алып кызлар сөю юрый, Шулай баса ярсу күңелне. Кочак-кочак ромашкалар җыеп, Үреп кия сөю таҗларын. - Сөя, сөйми, сөя, сөйми, диеп, Тикшерәләр сөйгән яраларын. Фәридә Җәмилева.
262 просмотров

