✨ Бүген Глазов районының Татар Парҗысы авылында җирле мәчетнең 120 еллыгына багышланган... — 11 июля 2026 г. в 10:32:20.521
✨ Бүген Глазов районының Татар Парҗысы авылында җирле мәчетнең 120 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. 🕌 Бәйрәм мәчет янында азан яңгырап, күркәм мөселман йоласы буенча Коръән-Кәрим аятьләрен уку белән ачылды. Аннан соң ил-көннәребезгә, халкыбызга тынычлык, иминлек һәм бәрәкәт сорап дога кылынды. 🌙 Җыелучыларны дин әһелләре, дәүләт хакимияте вәкилләре һәм милли-мәдәни җәмәгатьчелек җитәкчеләре сәламләде. Алар үз чыгышларында мәчетнең рухи кыйммәтләрне, татар халкының милли мәдәниятен һәм буыннан-буынга килгән күркәм гореф-гадәтләрне саклаудагы әһәмиятен билгеләп үттеләр. 🕌 120 ел элек Глазов сәүдәгәре Мөхәммәтҗан Ибраһим улы Арасланов төзеткән әлеге мәчет бүген дә авылның рухи үзәге булып хезмәт итә. Бәйрәмдә мәчетне төзетүченең оныгы Искәндәр Равил улы Арасланов катнашуы аеруча әһәмиятле булды. 🌙 Тантаналы өлештә мәхәллә тормышында актив катнашучыларга һәм мөселман җәмгыятен үстерүгә өлеш керткән кешеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәчетнең 120 еллыгы тарихи дата гына түгел, ә бердәмлек, рухи мирас, милли традицияләр һәм буыннар бәйләнешен чагылдырган зур бәйрәмгә әверелде. Шәфкать Ганиев фотолары.

