🗞 «Яңарыш»ның яңа саны дөнья күрде! — 9 июля 2026 г. в 07:29:01.126
🗞 «Яңарыш»ның яңа саны дөнья күрде! Бу атнада да газета битләрендә – тормышчан язмалар, гыйбрәтле язмышлар, күңелгә үтеп керерлек хатирәләр һәм республика яңалыклары. 🌲 «Без утырткан наратларны саклагыз!» – Кистем авылында ачылган «Фронтовиклар наратлары» мемориалы тарихы аша хәтернең кадере, авыл халкының бердәмлеге һәм буыннар бәйләнеше турында кызыклы материал. 🕋 «Хаҗ мине тулысынча үзгәртте» – Изге сәфәрдән кайткан милләттәшебезнең ихлас кичерешләре. Хаҗның күңелгә салган эзе, рухи яңарыш һәм Аллаһ йортына сәфәр тәэсирләре турында укыгыз. 🏡 «Рәхәттә яшибез икән бит...» – Кайчак көндәлек мәшәкатьләрдән зарланырга яратабыз. Әгерҗе егете Руслан Көнчыгыш Африкага велосипед белән барып, җирле халыкның көнкүрешен безнең яшәеш белән чагыштыра. Бик кызыклы нәтиҗәләр ясый. 📖 Һәр биттә – тормышның үзе, кешеләр язмышы, тарих һәм бүгенге көн сулышы. «Яңарыш»ның яңа санын укыгыз, якыннарыгызга да тәкъдим итегез!

