#шигърият — 8 июля 2026 г. в 17:20:36.451
#шигърият Бәхет нигезе Мәхәббәт,гаилә,тугрылык! Бу - шигарь, Кыйммәте алтынга торырлык. Бу сүзләр - тормышның асылы Гаиләң булса нык йодрык. Гаилә никахтан башлана, Ә никах - Аллаһтан әманәт. Димәк ул сакларга тиешле Иң җылы, олы хис, җәмәгать. Дөньяда матурлар күп тә ул... Тик сиңа язганы бер генә. Эзләгән,тапкансың, югалтма, Беркет син йөрәкнең түренә. Якты йөз, назлы сүз, мул табын Ныгыта гаилә бишеген. Аңлашу, санлашу һәм хөрмәт Бизәсен тормышның ишеген. Хисләрең самими хис булсын, Бәхеткә илтүче якты нур. Мәхәббәт, гаилә, тугрылык - Бәхетнең нигезе менә шул. Фәридә Җәмилева, Исәнбай авылы. 📷 Фотода - Ижау шәһәрендә гомер кичерүче Дания һәм Илдус Газизовлар гаиләсе. Алар 61 ел тормыш сукмагыннан бергә атлыйлар.

