Йолдызлар артындагы йолдызыбыз — 8 июля 2026 г. в 11:21:19.510
Йолдызлар артындагы йолдызыбыз 🎬 «Маска», «Ты супер!», «Суперстар!» кебек популяр телевизион проектларның сценарийларын кем яза дип уйлыйсыз? Бу кешенең безнең якташыбыз булуын белә идегезме? 👀Глазов егете Рамил Касимов инде 18 ел федераль телевидениедә эшли. Аның язган текстларын Филипп Киркоров, Дмитрий Нагиев, Николай Басков, Сергей Лазарев һәм башка бик күп танылган алып баручылар, артистлар яңгыраткан һәм бүген дә аның сценарийлары буенча бихисап тапшырулар чыга. - Сезне барлык йолдызлар да белә. Ләкин тамашачы белми, сез күләгәдә каласыз. - Мин танылуга омтылмыйм да. Әйе мине тамашачы белми диярлек. Әмма бөтен йолдызлар мине белә. Шундый сәер популярлык менә. (Рамил Касимов) Рамил Мәскәүдә яшәсә дә, күңеле белән һаман авыл малае булып калган. Татар Парҗысына әнисе янына ашкынып кайта, «Яңарыш» белән үскәнен җылы хисләр белән искә ала һәм: «Телне саклау өчен шул мохиттә яшәргә кирәк», – ди. ❤ Аның тормыш иптәше - Виктория Касимова удмурт кызы, танылган блогер. ❓ Арагызда бу йолдызларны белүчеләр бармы?

