❤ Хәерле иртә, дуслар! — 8 июля 2026 г. в 02:44:23.991
❤ Хәерле иртә, дуслар! Бүген 8 июль - Гаилә, мәхәббәт, тугрылык көне Һәр кеше яшәсә омтылып Яхшыга - гел үрнәк булырлык! Тормышның иң матур өлгесе - Гаилә, мәхәббәт, тугрылык! Саклансын кабынган хисләрең, Булмасын беркайчан сулырлык! Бәхеткә илтүче бер юл бар: Гаилә, мәхәббәт, тугрылык! Һәр көнне яшик без яратып, Күңелгә булсын наз тулырлык. Киләчәк - кояшлы, яшәсә Гаилә, мәхәббәт, тугрылык! Гөлнур Айзат
324 просмотров

