🌞 Хәерле иртә, дуслар! Нинди матур, кояшлы иртә! Дөнья куабыз дип, без шул матурлыкны ... — 22 июля 2026 г. в 02:57:00.619
🌞 Хәерле иртә, дуслар! Нинди матур, кояшлы иртә! Дөнья куабыз дип, без шул матурлыкны күрәбезме соң?! Һәр иртә күзләреңне ачып җибәрүең — үзе бер могҗиза. Чөнки кемгәдер бүгенге таңны күрергә насыйп булмады. Ә сиңа Аллаһ тагын бер көн бүләк итте. Тагын бер таң. Тагын бер мөмкинлек... Якыннарыңны кочакларга, бала-оныкларыңның көлүен ишетергә, кояшның җылысын тоярга, җилнең назын сизәргә, иң кадерле сүзләрне әйтергә. Бәхетне еракта эзләмә. Ул һәр көннең вак-төяк кебек күренгән мизгелләрендә яшеренгән. Бүгенге көннең кадерен белик. Чөнки тормыш — ул нәкъ менә бүгенгебез. Килешәсезме? ❤️ куегыз.

