💥 Гали Авыл бәйрәменә көтә! — 21 июля 2026 г. в 09:23:00.838
💥 Гали Авыл бәйрәменә көтә! Удмуртиядә яшәүче хөрмәтле якташлар! 2️⃣ 5️⃣ июль көнне 11.00 сәгатьтә Әгерҗе районы Гали авылында узачак Авыл бәйрәменә рәхим итегез! Бәйрәмдә сез 200 еллык Гали тарихында эз калдырган шәхесләрнең хезмәт юллары, авылның үткәне, хәзерге тормышы белән танышырсыз. 🎉 Сезне Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Арсланов, Башкортстан Республикасының атказанган белем бирү хезмәткәре Ленар Әхмәтҗанов, Исәнбай "сандугачы" Илдар һәм башка сәхнә осталарының чыгышлары көтә. 😋 Мичтә пешкән коймак, чәкчәк, Гали бәлеше авыз итәрсез. Төрле ярышларда катнашып, истәлекле бүләктә отарсыз. Милли киемнәрдә килгән кунаклар күчтәнәчсез кайтып китмәсләр. Рәхим итегез!

