Гөлфия Исхакова — 8 августа 2026 г. в 04:59:01.554
Гөлфия Исхакова Мең рәхмәтле Үз иртәм бу, үз кояшым, Көтеп алган. Ал нурлары йөрәгемә – Сафлык салган. Кошлары да бәхет теләп, Сайрый һаман. Күңел җырлап, моңнар саркый – Тамам! Тамам! Үз көнем бу, үз кырларым, Урманнарым. Җанга шатлык, яшәү дәрте, Уйганнарым. Алар мине үткәннәргә - Алып кайта . Алга барыр гомер юлын Озынайта. Мең рәхмәтле, барсын миңа – Ходай биргән. Әнкәемнең догалары – Җанга иңгән. Туган җирем, туган телем, Бөеклеге – Саф Коръәннән сүрә булып, Аңга сеңгән. Воткинск шәһәре. Шәфкать Ганиев фотосы.

