Кичә Казанда «Дөнья энҗесе» халыкара матурлык конкурсының финалы булды👑 — 10 июня 2026 г. в 08:56:22.688
Кичә Казанда «Дөнья энҗесе» халыкара матурлык конкурсының финалы булды👑 Финалда төрле илләрдән катнашкан 14 кызның берсе — безнең Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк хезмәткәре, «Бәрәкәт» керәшен яшьләр бүлеге җитәкчесе урынбасары, «Гөргөри киленнәре» КВН командасы уенчысы, «ZAKARIA» фолк-группасы солисткасы Лиана САМОЙЛОВА🔥 «Дөнья энҗесе» — төрле илләрдән килеп, Казанда белем алучы студентлар арасындагы чибәрлек һәм талант конкурсы. Финалга Ангола, Болгария, Бруней-Даруссалам, Конго, Камерун, Казахстан, Кыргызстан, Нигерия, Таҗикстан, Төркмәнстан, Эквадор, Үзбәкстан, Һиндстан илләре вәкилләре чыккан иде. Ә Россияне Лиана тәкъдим итте😍 Лиананың чыгышы Россия халыклары бердәмлеге елына багышланган иде. Ул «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле белән сәхнәгә чыгып, керәшен, татар һәм рус җырларын башкарды. Видеосын тәкъдим итәбез. Безнең Лиана «Мисс элегантность» номинациясендә җиңде, аңа диплом, бүләкләр тапшырылды👏 Котлыйбыз, горурланабыз!

