Арулармысез, карендәшләр! ☀ — 17 июня 2026 г. в 06:57:07.942
Арулармысез, карендәшләр! ☀ Бик тиздән Питрау җитә. Керәшен ансамбльләрен һәм башкаручыларын Җөридәге Тырлау аланында аерым мәйданчыкта узачак «Питрау түгәрәк уены» керәшен этник сәнгате фестивалендә катнашырга чакырабыз. Фестиваль бик матур, күңелле үтә. Узган ел, мәсәлән, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикаларыннан һәм Чиләбе өлкәсеннән 47 коллектив катнашты!🔥 Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та безнең мәйданчыкта кунак булды. 📩 Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 30 июньгә кадәр ccemelyanova@mail.ru почта адресына кабул ителә. Фестиваль нигезләмәсен һәм гариза формасын өстә беркетелгән постта таба аласыз.

