Хөрмәтле карендәшләр, дуслар, туганайлар! — 9 июня 2026 г. в 08:01:01.852
Хөрмәтле карендәшләр, дуслар, туганайлар! XXVIII «Питрау» республикакүләм керәшен мәдәнияте фестивале якынлаша🌿 Без, Җәкәү җорты, Тырлау аланында елдагыча үзебезнең аерым мәйданчыкны — «Питрау түгәрәк уены» керәшен этник сәнгате фестивален оештырабыз. Керәшен ансамбльләрен һәм коллективларын безнең «Түгәрәк уен»да катнашырга чакырабыз🎶 📩 Гаризалар 30 июньгә кадәр ccemelyanova@mail.ru почта адресына кабул ителә! Гариза формасын һәм министрлык приказын комментарийләрдә беркетәбез⬇️ Ә фестиваль концерты 18 июль 19:00 сәгатьтә Мамадыш районы, Җөри авылы, Тырлау аланында узачак🌿🌸 #питрау2026 #питрау #кряшены #питраутырлау #питраузюри #керэшен #питрауфестиваль

