«Кряшен чибяре-2026» финалистлары белән таныштыруны дәвам итәбез 👑 — 26 июня 2026 г. в 06:19:00.613
«Кряшен чибяре-2026» финалистлары белән таныштыруны дәвам итәбез 👑 Бу чибәркәй - Полина Григорьева. 🗓️Туган көне: 6 июнь, 2006 ел. 📍Кайдан: Тукай районы, Аулаш авылы. 🏫Уку/эш урыны: Алабуга культура һәм сәнгать колледжы. ❤️🔥Девиз: «Ничек язган - барысы да шулай була». ⚡️Хобби: шигырь уку. ✅Конкурста катнашу максаты: керәшеннәр турында тагын да күбрәк белү, башка кызлар белән танышу, яңа дуслар табу. Карендәшләргә үзенең яратуын белдерү. 🫶Бердәмлек нәрсә? Ул безнең тамырларыбызны һәм тарихыбызны берләштергән көч. Ул бер-береңә терәк була алу һәм чиркәүдә бергәләп келәү итү бәхете. 🌻Керәшен хатын-кызы... гаилә яктысын саклаучы. Ул тыйнак та, эш сөючән дә, зирәк тә, кирәк чакта ихтыяр көченә дә ия. Халкыбызның җаны, гасырлардан килгән моңы һәм чибәрлеге дә… Уңышлар сиңа, Полина! 📸Фото: Эльмира Шрыкова 📝Чыганак: «Туганайлар» газетасы.

