«Кряшен чибяре-2026» финалистлары белән таныштыра башлыйбыз👑 — 25 июня 2026 г. в 11:11:30.658
«Кряшен чибяре-2026» финалистлары белән таныштыра башлыйбыз👑 Быел төп титул өчен 10 кыз көч сынаша. Конкурсның йомгаклау этабы 18 июльдә Питрау бәйрәменең «Кряшен чибяре» мәйданчыгында булачак. Биредә Татарстан күләмендә һәм Мамадыш муниципаль районының үз «Кряшен чибяре»н сайлаячаклар. Безнең Җәкәү җорты хезмәткәре Ангелина Мухина да бәйгедә катнаша😍 Таныш булыгыз! 🗓️Туган көне: 11 июль 1999 ел. 📍Кайдан: Питрәч районы, Керәшен-Сәрдәсе авылы. 🏤Уку/эш урыны: лингвистика юнәлеше буенча магистр, инглиз телен өйрәнергә теләүчеләргә белем бирә, аспирантурада укый. «Гөргери киленнәре» командасында уйный, «Тумар» ансамблендә җырлый. Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә эшли. ❤️🔥Девиз: «Кешенекенә тимим, үземнекен бирмим». ⚡️Хобби: сәяхәт итү, китаплар уку. ✅Конкурста катнашу максаты: керәшен дөньясында кайнау. Милләтебез, мәдәниятебез өчен януын, күңелендәге милли хисләрне башкаларга җиткерү. Конкурстан якты хатирәләр, яңа танышулар көтә. 🫶Бердәмлек нәрсә? Уңыш нигезе, бердәм булсак, дөнья тагын да яхшырак һәм тынычрак булыр. 🌻Керәшен хатын-кызы... керәшеннәрнең милли үзенчәлекләрен күрсәтүче, мәдәнияте белән янучы, ыру сакчысы! Ангелинага уңышлар телибез! 📸Фото: Эльмира Шрыкова 📝Чыганак: «Туганайлар» газетасы. Сүз уңаеннан, «Туганайлар» редакциясе тавыш бирү нәтиҗәсе буенча «Online кряшен чибяре»н сайлаячак, сайтларын күзәтеп барыгыз!😉

