Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә❤ — 8 июля 2026 г. в 14:01:35.670
Бүген Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә❤ Казанда да бәйрәм чаралары узды. Республика төбәк керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе, мәдәни үзәгебезнең директоры Людмила Белоусова һәм «Тумар» ансамбле Чистай урамында Кирилл Казанский чиркәве янында урнашкан Петр һәм Феврония һәйкәленә чәчәкләр салуда катнашты. Шулай ук бәйрәм чарасында күп балалы гаиләләрне бүләкләү, Кирилл Казанский чиркәве территориясендә ярминкә һәм мастер-класслар да узды.

