Хөрмәтле карендәшләр, дуслар, туганайлар! — 6 июля 2026 г. в 08:19:51.250
Хөрмәтле карендәшләр, дуслар, туганайлар! Питрау бәйрәме якынлаша🌿 Без, Җәкәү җорты, Тырлау аланында үзебезнең мәйданчыкта елдагыча «Питрау түгәрәк уены» керәшен этник сәнгате фестивален оештырабыз. Фестиваль бик матур, күңелле үтә. Узган ел, мәсәлән, Татарстан, Башкортстан, Удмуртия Республикаларыннан һәм Чиләбе өлкәсеннән керәшен җыруларын башкаручы 47 коллектив катнашты. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та безнең мәйданчыкта кунак булды🔥 Сезне 18 июль 19:00 сәгатьтә Мамадыш районы, Җөри авылының Тырлау аланында, Керәшен авылы мәйданчыгында узачак фестиваль концертына чакырып калабыз🌿🌸 Бу хәбәрне якын кешеләрегезгә дә җибәрегез, Тырлау аланы карендәшләрнең очрашу-күрешү урынына әверелсен әле😍 #питрау2026 #питрау #кряшены #питраутырлау #питраузюри #керэшен #питрауфестиваль

