Бүген «Туганайлар» газетасы ТАТМЕДИА бинасы янында бишенче Медиа-Питрау уздырды🌿 — 15 июля 2026 г. в 16:03:53.300
Бүген «Туганайлар» газетасы ТАТМЕДИА бинасы янында бишенче Медиа-Питрау уздырды🌿 Ачылыш тантанасында ТАТМЕДИА акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков, «Туганайлар» редакциясе белән үзара хезмәттәшлек өчен, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбленә Рәхмәт хаты тапшырды. Үзе дә озак еллар «Туганайлар» газетасының баш редакторы булган, шуның ун елын ТАТМЕДИА бинасында эшләгән Людмила Даниловна Белоусова да Питрау белән тәбрикләде: — 12 июльдә без Питрауны Зәй, Сарман, Түбән Кама районнарында каршыладык. Керәшен авылларында зур бәйрәмнәр узды. Керәшеннәрдә бу атнаны бәйрәм атнасы, диләр. Питрау атнасында бөтен керәшен дөньясы бәйрәм итә. Шушы матур бәйрәмгә килгәнегез, «Туганайлар» газетасын яратканыгыз, аның подписчиклары булганыгыз өчен рәхмәт. 12сендә Питрауны каршылаган булсак, аны 18 июльдә Җөридә озатабыз. Барыгызны да Питрау озату бәйрәмендә, Җөридә көтәбез! Бәйрәм чарасын безнең Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Тумар» һәм «Казансу» ансамбльләре чыгышлары да бизәде🎼

