Бүген Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә төрле як керәшеннәренең традицион костюмнары... — 14 июля 2026 г. в 15:57:10.154
Бүген Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә төрле як керәшеннәренең традицион костюмнарыннан торган «Алчүпрәгем челтәрле» фотокүргәзмәсе ачылышы булды. Бик күп мәртәбәле кунаклар, карендәшләр, сәнгать һәм мәдәният әһелләре килгән иде. Тиздән барысы турында да тулырак язарбыз. Ә хәзер фотоларны карап алыйк әле. 📸Фоторепортаж: https://vk.ru/album-196155235_311524446 Бу гади генә фотокүргәзмә түгел. Бу - безнең үткәннәрне данлавыбыз, тарихны, хәтерне барлавыбыз, киләчәк буынга рухи мирасыбыз💫 Борынгыдан килгән киемнәрне, элементларны, бизәнү әйберләрен җыюга, саклауга, аларны теркәп куюга, яңартуга, реконструкцияләүгә бик күп кешенең хезмәте кергән. Сез дә килеп күрегез! Фотокүргәзмә 2027 елның 30 апреленә кадәр эшләячәк. Мәдәни үзәкнең эш сәгатьләрендә килеп карарга мөмкин☺️

