Бүген безнекеләр Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Туганайлар» газетасы редакциясенең «Та... — 13 июля 2026 г. в 16:52:45.977
Бүген безнекеләр Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) «Туганайлар» газетасы редакциясенең «Татар-информ» мәгълүматы агентлыгы белән берлектә оештырылган «Питрау бәйрәме – җәй яме» фотокүргәзмәсен ачу тантанасында катнашты. Фотокүргәзмәдә республика күләмендәге «Питрау» керәшен мәдәнияте фестивалендә 2017 һәм 2019 елларда төшерелгән 20 фото урын алган. Питрау мизгелләре сурәтләнгән ул фотоларның авторлары – Рамил Гали һәм Илнар Тухбатов. Югары профессиональлек үрнәге булган ул фотоларның һәркайсына текстлар – танылган керәшен һәм татар шагыйрьләренең шигырьләреннән, керәшен җыруларыннан алып язылган.

