🍂 Мөслимлеләр Яр Чаллыда көзге ярминкәдә катнаша
🍂 Мөслимлеләр Яр Чаллыда көзге ярминкәдә катнаша Традиция буенча, Мөслим районы авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре быел да Яр Чаллы шәһәрендә узучы көзге ярминкәдә катнаша. Шәһәр халкына авылның сыйфатлы продукциясен — ит, йомырка, яшелчә тәкъдим ителә. Сәүдә рәтләрендә тәмле коймак һәм кайнар чәй дә бар. Мөслимлеләр ярминкәгә авыл сый-нигъмәтләре белән бергә күтәренке кәеф тә алып килә! 🥞☕ Район башлыгы Альберт Хуҗин авыл җирлекләре башлыкларына һәм фермерларга ярминкәдә актив катнашулары, районны лаеклы тәкъдим итүләре өчен рәхмәтен белдерде. 🤝 Көзге ярминкә — авыл хезмәтчәннәренең тырышлыгын күрсәтүче, шәһәр халкын сыйфатлы авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүче матур традиция. Фотолар - район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән. #Мөслим #ЯрЧаллы #КөзгеЯрминкә #Авыл_хуҗалыгы
Канал в каталоге Максиметера
862 подписчиков · Новости