Перейти к содержимому
Максиметер

#тәмлетамак

#тәмлетамак Хезмәттәшебез, “Мөслим-информ” корреспонденты Фәридә Гайнетдинова ит рулеты рецептын тәкъдим итә Кирәкле ингредиентлар: 1 кг сыер ите, уртача зурлыктагы 1 суган, ярты стакан чамасы вакланган ипи, 1 йомырка, 2 аш калагы вакланган петрушка, 100 г төелгән миндаль, яшел суган кыягы, кара җимеш, тоз, борыч. Әзерләү тәртибе. Иттарткычтан үткәрелгән иткә вак итеп туралган суганны, ипи валчыгының яртысын, йомырка, тоз һәм борыч кушып болгатабыз. Массаны 5 сантиметр калынлыгында фольгага җәябез. Өстенә калган ипи валчыгын, петрушка сибәбез. Салкын суда җебетеп, вак итеп туралган кара җимешкә миндаль, вакланган яшел суганны кушып болгатабыз һәм фарш өстенә җәябез. Рулетны төрәбез һәм майланган табада 200 градускача кызган духовкада 30 минут пешерәбез. Кетчуп белән майлап, тагын 15 минут духовкада тотабыз. Тәмле булсын! Фото – ясалма фәһем

263 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.