Перейти к содержимому
Максиметер

🏊‍♀️ Йөзү буенча ярышларда Мөслим спортчыларының матур җиңүләре!

🏊‍♀️ Йөзү буенча ярышларда Мөслим спортчыларының матур җиңүләре! 3 ноябрь көнне спорт мәктәбе җыелма командасы составындагы 11 спортчы Башкортстан Республикасының Илеш районында узган йөзү буенча Ачык беренчелектә катнашты. Бердәмлек көненә багышланган ярышлар 2018 елда туган һәм аннан кечерәк яшьтәге спортчылар арасында үткәрелде. Ярышларда Татарстан һәм Башкортстан республикаларының 7 районы һәм шәһәреннән 160тан артык йөзүче көч сынашты. Мөслим спортчылары уңышлы чыгыш ясап, берничә призлы урын яулады. 🏆 Ярыш нәтиҗәләре: 🥇 2018 елгы кызлар, 50 метрга аркада йөзү: Гыйльметдинова Амира – I урын. 🥈🥉 2017 елгы кызлар, 50 метрга ирекле стиль белән йөзү: Шәрипова Камилә – II урын; Мирзаянова Азиза – III урын. 🥇 2016 елгы кызлар, 50 метрга ирекле стиль белән йөзү: Садретдинова Сафия – I урын. 🥇 2017 елгы малайлар, 50 метрга ирекле стиль белән йөзү: Хуҗиәхмәтов Радель – I урын. 🏆 4×50 метрга ирекле стиль белән йөзү буенча кызлар эстафетасы: III урын. Команда составында: Хафизова Язилә; Садретдинова Сафия; Афзалова Иркә; Шәрипова Камилә. Ярышлар барышында Хафизова Динә III яшүсмерләр спорт разряды нормативын үтәде. Фотолар - спорт мәктәбеннән. #Мөслим_спорты

85 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

853 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.