Перейти к содержимому
Максиметер

🇷🇺 БЕРДӘМЛЕКТӘ – БЕЗНЕҢ КӨЧ! 🤝

🇷🇺 БЕРДӘМЛЕКТӘ – БЕЗНЕҢ КӨЧ! 🤝 🌍 Төрле милләт, төрле тел, төрле гореф-гадәтләр... Ә безне берләштерүче нәрсә – туган илебезгә мәхәббәт һәм дуслык! 🎉 Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә «Туган илебез белән горурланабыз: халыклар бердәмлегендә – безнең көч!» дигән темага кызыклы сыйныф сәгате узды. 👘 Россия халыкларының милли киемнәрен кигән балалар төрле милләтләрнең мәдәнияте, йолалары һәм биюләре белән таныштырды. 🎶 Чара Россия гимны белән башланды. Укучылар «Чишмә», «Түбәтәй», «Яулык күтәрү» кебек халык уеннарында катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. ❤ Бәйрәм ахырында барысы да бергәләп дуслык әйлән-бәйләне әйләнде. Бу мизгел халыклар бердәмлегенең матур символына әверелде! 💬 Ә сезнең гаиләдә нинди милли гореф-гадәтләр саклана? Комментарийларда уртаклашыгыз! 👇 Фотолар – Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #ХалыкларБердәмлегеКөне #БердәмлектәКөч #Дуслык #Мөслим

248 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Новости»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.