🏆 «АссА» бию коллективы – «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале ла...
🏆 «АссА» бию коллективы – «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивале лауреаты! Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең «АссА» хореография коллективы «Безнең йорт – Татарстан» республика этномәдәни фестивалендә лауреат исеменә лаек булды! Сарман авылында узган зона этабының сайлап алу турын уңышлы үткән коллектив үзенең иҗатын Казан шәһәрендә узган концертта тамашачыларга һәм жюри әгъзаларына тәкъдим итте. Чыгышның югары башкару осталыгы, үзенчәлекле хореографиясе һәм сәнгати тәэсирлелеге жюри тарафыннан югары бәяләнде. Нәтиҗәдә, «АссА» коллективы мәртәбәле лауреат исемен яулады! Коллектив җитәкчеләре - Ольга Нуруллина, Булат Солтанов, Эльвина Хафизова. Биючеләрне һәм аларның остазларын чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да иҗади уңышлар, яңа җиңүләр һәм сәхнәдә матур чыгышлар телибез! Афәрин! 💐👏 Фото - сәнгать мәктәбеннән.
Канал в каталоге Максиметера
859 подписчиков · Новости