Перейти к содержимому
Максиметер

Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары туристлар слетында уңышлы чыгыш ясады!

Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары туристлар слетында уңышлы чыгыш ясады!   Түбән Табын интернат-мәктәбе укучылары Минзәлә шәһәрендә узган туристлар слетында катнашып, призлы урыннар яулады.  Ярышлар программасы кызыклы һәм күптөрле булды. Укучылар үз командаларын тәкъдим итте, беренче ярдәм күрсәтү, елга аша чыгу, төеннәр бәйләү, учак ягу, палатка кору һәм азимутны билгеләү буенча осталыкларын күрсәтте.  Райондашыбызларның нәтиҗәләре:  II урын – «Беренче ярдәм күрсәтү»;  III урын – «Төеннәр бәйләү»;  III урын – «Тукталыш»;  III урын – «Команданы тәкъдим итү».  Гомуми нәтиҗәләр буенча, 9 команда арасында Түбән Табын интернат-мәктәбе IV урынны яулады! Әлеге ярышлар балаларга туристлык күнекмәләрен ныгытырга, бердәм команда булып эшләргә, җитезлекләрен һәм тапкырлыкларын күрсәтергә мөмкинлек бирде.  Укучыларны һәм аларны әзерләгән остазларын уңышлары белән котлыйбыз! Киләчәктә дә яңа җиңүләр телибез! Фотолар – Түбән Табын интернат-мәктәбеннән. #МөслимРайоны #ТүбәнТабын #ТуристларСлеты #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #Росдетцентр #Минпросвещения #Мөслим_мәгарифе

265 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

848 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.