Перейти к содержимому
Максиметер

Казанда яшь рәссамнарның иҗат эшләре тәкъдим ителде 🎨

Казанда яшь рәссамнарның иҗат эшләре тәкъдим ителде 🎨 Казанның Уникаль осталык үзәгендә (ЦУМ) ике мөһим темага багышланган күргәзмәләр эшли. Аларның берсе — Укытучылар көненә, икенчесе Россия һәм Һиндстан арасындагы хезмәттәшлекне киңәйтүгә багышланган. Әлеге күргәзмә Россия-Һиндстан бизнес-форумы кысаларында оештырылган. Күргәзмәләрдә Мөслим балалар сәнгать мәктәбенең сынлы сәнгать бүлегендә шөгыльләнүче укучылар иҗат иткән эшләр дә тәкъдим ителгән. Яшь рәссамнар үз рәсемнәре аша иҗади сәләтләрен, дөньяга үзенчәлекле карашларын һәм сәнгатькә булган мәхәббәтләрен чагылдырган. Укучыларның хезмәтләре зур чара кысаларында тәкъдим ителүе — зур горурлык һәм иҗади үсешкә яңа этәргеч! 🌟 Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән. #мәдәният #сәнгать

265 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

848 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.