РОССИЯДӘ КАЙБЕР ЭШЧЕ ҺӨНӘРЛӘРЕНДӘ ХЕЗМӘТ ХАКЫ 30%КА ДИЯРЛЕК АРТКАН!
РОССИЯДӘ КАЙБЕР ЭШЧЕ ҺӨНӘРЛӘРЕНДӘ ХЕЗМӘТ ХАКЫ 30%КА ДИЯРЛЕК АРТКАН! Россиядә эш эзләү һәм хезмәткәрләр сайлап алу буенча иң зур онлайн-платформа тикшеренүләре күрсәткәнчә, соңгы бер елда квалификацияле эшчеләргә тәкъдим ителгән хезмәт хакы сизелерлек арткан. 2026 елның сентябрендә эш бирүчеләр тәкъдим иткән медиана хезмәт хакы: Эретеп ябыштыручыларга – 241,4 мең сум Машинистларга – 190,5 мең сум Монтажчыларга – 185,5 мең сум Электромонтажчыларга һәм электромонтёрларга – 169,2 мең сум Бер ел эчендә хезмәт хакы тәкъдимнәре электромонтажчыларга – 29,5%, машинистларга – 28,4%, монтажчыларга – 21%, ә эретеп ябыштыручыларга 12,3%ка арткан. Сентябрьдә «Эшче персонал» өлкәсендә 296,3 мең актив вакансия теркәлгән. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 4,8%ка күбрәк. Хезмәт хакы күләме төбәккә һәм эш шартларына карап аерыла. Ә сезнеңчә, бүген кайсы эшче һөнәренә ихтыяҗ иң зур? Хезмәт хаклары чынбарлыкта да шундыймы? Фикерләрегезне комментарийларда языгыз! Фото – ясалма фәһем.