Перейти к содержимому
Максиметер

Бүген, 4 ноябрьдә, Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район ...

Бүген, 4 ноябрьдә, Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район башлыгы Альберт Хуҗин тәбрикләвен җиткерде. Анда мондый юллар бар: "Халыклар бердәмлеге көне быел аеруча зур мәгънәгә ия, чөнки 2026 ел илебездә Россия халыклары бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бердәмлек – илебезнең төп байлыгы, тыныч һәм имин тормышыбызның ныклы нигезе. Төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яшәгән Мөслимдә үзара хөрмәт, ярдәмләшү, уртак максатлар хакына бергә хезмәт кую күркәм традициягә әверелде. Безнең көчебез – бердәмлектә! Бәйрәм котлы булсын!" Фото - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән. #календарьда_дата

187 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

853 подписчиков · Новости

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.