Бүген Мөслим үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе булды.
Бүген Мөслим үзәгендә Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан бәйрәм ярминкәсе булды. Сәүдәгәрләр ит, балык, каз, бал, колбаса, яшелчә һәм җиләк-җимеш белән сату иттеләр. Шулай ук кием-салым, аяк киемнәре дә киң ассортиментта тәкъдим ителде. Халык күпләп ит, бәрәңге алды. Итнең килограммын 650-750 сумга алырга була иде. Самара алмаларының чиләген 400 сумнан саттылар. Район башлыгы Альберт Хуҗин райондашларыбызга бәйрәм котлауларын җиткерде. Үзешчәннәр дәртле җырлар бүләк итте. Бу көнне 14 яше тулган укучыларга РФ паспортлары да тапшырылды. Лилия Шәймиева репортажы. #бүген_Мөслимдә