Перейти к содержимому
Максиметер

ИМИН КАНИКУЛЛАР – БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАК!

ИМИН КАНИКУЛЛАР – БӘХЕТЛЕ БАЛАЧАК!  Мөслим лицееның һәм Мөслим урта мәктәбенең мәктәп яны лагерьларында «Имин каникуллар» агитация-профилактика чаралары узды.  «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУнең Мөслим һәм Сарман районнары буенча бүлек җитәкчесе Алсу Ситдыйкова балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлады.  Мини-конкурслар барышында укучылар юлда үз-үзеңне куркынычсыз тоту буенча белемнәрен сынады. Шулай ук балаларга электр самокатларыннан дөрес файдаланмауның аяныч нәтиҗәләре турында видеоролик күрсәтелде.  Чарада иң актив катнашкан укучыларга яктылык кайтаручы элементлар тапшырылды.  Каникуллар күңелле генә түгел, имин дә булсын! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү – һәркемнең бурычы.  Хөрмәтле әти-әниләр! Балаларыгызга юлда йөрү кагыйдәләрен даими искәртеп торыгыз. Иминлек кечкенә генә игътибардан башлана!  Фотолар – Алсу Ситдыйковадан. #Мөслим #МөслимИнформ #ИминКаникуллар #иминлек #БалаларИминлеге

257 просмотров

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.