КАЙМАКЛЫ ПИРОГ😋👍
КАЙМАКЛЫ ПИРОГ😋👍 Бик тиз пешерелә торган тәмле пирог! Төрле җиләк белән пешереп караганым бар. Бик уңышлы чыга. "Тәмле-тәмле рецептлар" төркемендә очраган идем бу рецептка. ✔️Камыр өчен кирәк : 🔸 Слив.май - 200 грамм 🔸Шикәр комы - 1 стакан 🔸Йомырка - 2 🔸Он - 3 стакан 🔸Көпшәкләндергеч (разрыхлитель) ✔️Эчлек өчен кирәк : 🔸чия/кура җиләге /караҗиләк(черника) кыш көне катырылганнан пешерәм 🔸куе кайнатма, джем да кулланырга мөмкин 🔸куе каймак(сметана)- 250 🔸Шикәр комы - 2-3 аш кашыгы ✔️Эш барышы : 🔸май, шикәр комы, йомырканы көпшәкләндергеч кушылган он белән берләштерәбез 🔸камырны табага җәеп, өстенә чия тезеп чыгабыз 🔸180дә 30-35 минут пешерәбез 🔸чыгару белән өстенә шикәр комы кушып болгатылган каймакны салабыз 🔸өстен бизәү өчен кайнатма кулландым Кайнар килеш тә, суынгач та бик тәмле! Чәйләрегез тәмле булсын! 😋💞